cookie

نحن نستخدم ملفات تعريف الارتباط لتحسين تجربة التصفح الخاصة بك. بالنقر على "قبول الكل"، أنت توافق على استخدام ملفات تعريف الارتباط.

avatar

Azatlıq Radiosı

Русия хакимиятләре Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Укучыбыз иминлеген кайгыртып, без фикер калдыру мөмкинлеген әлегә сүндереп торырга булдык. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли. Бергә булыйк!

إظهار المزيد
مشاركات الإعلانات
2 477
المشتركون
+424 ساعات
+37 أيام
+2730 أيام

جاري تحميل البيانات...

معدل نمو المشترك

جاري تحميل البيانات...

7-27 октябрь көннәренә Казан дәүләт техник тикшеренү университетының (КНИТУ-КАИ) берничә тулай торагыннан студентларны чыгарачаклар. Тулай торакларда студентларның бер өлешенә генә калырга рөхсәт иткәннәр. Бу — Русиянең ерак төбәкләреннән килеп укучылар, чит ил студентлары, университетның партнер-ширкәтләрендә эшләүчеләр һәм БРИКС җыенын оештыруда катнашучылар. Калган студентларны өйләренә кайтарып җибәрәләр. Бүген университет җитәкчелеге әлеге вазгыятькә аңлатма бирде. Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә укыгыз. @azatliqradiosi
إظهار الكل...
Казанда студентларны БРИКС хакына тулай торактан чыгару дәвам итә

Тулай торакларда студентларның бер өлешенә генә калырга рөхсәт иткәннәр.

Photo unavailableShow in Telegram
Азатлык сүзлеге
إظهار الكل...
Башкортстан хәрбиенең һоспиталдә аягын кискәннәр, әмма хәрби хезмәткә яраксыз дип тапмаганнар Башкортстан Дәүләт җыены депутаты Әлфит Нигъмәтҗанов "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә Украинадагы сугышта катнашучы хәрбинең хокуклары бозылуы турында язып чыкты. Постта әйтелгәнчә, Башкортстан хәрбие 2022 елның апрелендә саклану министрлыгы һоспиталендә дәваланган. Тик иргә яраланган өчен иминиятләштерү түләүләре булмаган, чөнки хәрби-табиб комиссиясе хәрбинең ни дәрәҗәдә яралануы турында белешмә бирмәгән. Һоспиталдә ирнең бер аягының тездән аскы өлешен кисеп атканнар, әмма табиблар аны хәрби хезмәткә яраксыз дип тапмаган. Хәзер ирне хезмәткә яраксыз дип табу өчен хәрби-табиб комиссиясе уздыру мәсьәләсе турында сөйләшкәннәр. 👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Башкортстанның яраланган хәрбиләрен хәрби хезмәттән азат итүдән баш тартулары, яралы килеш тә "хезмәткә яраклы" дип табулары турында Азатлык моңарчы да язган иде. Василий Сидоркин тарихы монда, ә Илназ Хәбибрахмановныкы - монда.
إظهار الكل...
🤡 2👍 1😭 1
Алсу Кормаш Журналистларны яклау комитеты карарына фикер белдерде — Журналистларны яклау комитеты (CPJ) тарафыннан танылуым минем өчен зур әһәмияткә ия. CPJ мине азат итү кампаниясен уздыруда төп рольне уйнады, моның өчен мин чиксез рәхмәтле. Күренекле өч журналист белән янәшә басып тору - минем өчен зур дәрәҗә, аларның батырлыгы һәм чыдамлыгы мине илһамландыруын дәвам итә, дип белдерде Кормаш. @azatliqradiosi
إظهار الكل...
Алсу Кормаш Журналистларны яклау комитеты карарына фикер белдерде

CPJ мине азат итү кампаниясен уздыруда төп рольне уйнады, моның өчен мин чиксез рәхмәтле, дип искәртте ул.

9🔥 3
"Фәрит Мөхәммәтшин, мин сезгә үз намзәтегезне алырга тәкъдим итәм. Мин дә сайлаудан чыгам" Татарстан Дәүләт шурасы рәисенә КПРФ намзәте Хафиз Миргалимов бүгенге утырышта шулай диде. Миргалимов сүзләренчә, бүген Татарстан кануннарына ревизия ясарга вакыт җитте, чөнки күп кенә карарлар эшләми. Ул оппозициягә күбрәк сүз бирүне һәм Фәрит Мөхәммәтшиннан рәис вазифасыннан китүне сорады.
— Фәрит Мөхәммәтшин, мин сезгә үз намзәтегезне алырга тәкъдим итәм. Мин дә сайлаудан чыгам. Монда Дәүләт шурасы рәисе булып эшли алучы яшь депутатлар бар, — диде Миргалимов.
Мөхәммәтшин аңа җавап кайтарды:
— Хафиз Миргалимовтан соңгы биш елда мин синең чыгышыңны берәр кайчан туктаткан булдымы, дип сорадым. Беркайчан да. Гәрчә аның тарафыннан кайбер популистик һәм тормышка ашмас тәкъдимнәрне ишетергә мөмкин иде. Аны туктатып та булыр иде. Без сабыр гына тыңладык һәм карарны күпчелек тавыш белән кабул иттек.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "без бөтенебез бер көймәдә" дип, бергә тату гына эшләргә чакырды. Бүген Фәрит Мөхәммәтшин кабат Дәүләт шурасы рәисе итеп сайланды. Тулырак Азатлыкта укыгыз.
إظهار الكل...
🔥 5🤡 4🤣 3👏 2
Photo unavailableShow in Telegram
⚡️Бүген, 20 сентябрь иртәсендә Казанда яшәүче журналист Наилә Муллаева янына Экстремизмга каршы көрәш хезмәткәрләре килгән. Алар аңа БРИКС җыены алдыннан митинглар турындагы канунны бозарга ярамавы турында кисәтү тапшырган. Бу хакта журналист BIRDS басмасына хәбәр иткән Экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре Муллаеваның соңгы ике елда ничек яшәвен, октябрьдә нишләргә җыенуын сораштырган. Куәт оешмалары вәкилләренең килүе булачак җыен белән бәйле дип фаразлана. ▪️2023 елның маенда Казанда Наилә Муллаевада һәм тагын берничә активистта Русия гаскәрен "кимсетү" турындагы җинаять эше нигезендә тентүләр үтте. @azatliqradiosi
إظهار الكل...
🤬 7🔥 1🤡 1
Казанның "Мәрҗани" мәчетенең имам-хатыйбы эшеннән алынган Мансур Җәлалетдинов алга таба Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинның урынбасары булып хезмәт итәчәк. Ул Русиянең Украинага каршы сугышында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен җавап бирәчәк. Аның Галиев мәчете янындагы мөфтият бинасында үз бүлмәсе дә булачак, дип хәбәр ителә. 12 сентябрьдә 64 яшьлек Мансур Җәләлетдиновның "Мәрҗани" мәчетендә имам-хатыйб вазифасыннан китүе билгеле булды. Ул гыйбадәтханәдә 29 ел хезмәт итте. Бу карар артында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов торуы ихтимал, диелде. Татарстан мөфтияте һәм мөфти Камил Сәмигуллин Русиянең Украинага каршы сугышы хуплады. Мобилизация башлангач, мөфтият сугышта катнашуны рөхсәт итүче фәтва да чыгарды. Диния нәзарәтенең "Зәкәт фонды" тарафыннан даими төстә һуманитар һәм акчалата ярдәм җыя. Мөфти Камил Сәмигуллин Русия баскынлыгындагы Украина шәһәрләренә сәфәрләр кыла. @azatliqradiosi
إظهار الكل...
Медиа: "Мәрҗани" мәчетеннән алынган имам Мансур Җәлалетдинов Татарстан мөфтие урынбасары булачак

Ул Украина сугышында катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү өчен җавап бирәчәк.

🤡 2😁 1🤮 1
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш Матбугат иреге халыкара бүләген алды Азатлык Радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормаш (Алсу Кормашева), Нигердан тикшеренүче-журналист Самиру Сабу, фәләстин журналисты Шрук Әл Айла һәм Гватемала журналисты Куими де Леон Журналистларны яклау комитетының Матбугат иреге өчен халыкара бүләгенә ия булды. 🔹Алсу Кормаш 288 көн буе Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган иде. Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итте. Әсирләрне алмашу барышында азат ителде. 🔹Самира Сабу — Нигерның иң танылган тикшеренүче журналистларвыннан берсе. Хөүкәт эшчәнлеге турындагы репортажлары аркасында ул кулга алуларга һәм мәхкәмә эзәрлекләүләренә дучар булган. Шул ук вакытта ул Актив гражданлык яклы блогерлар ассоциациясе президенты булып тора. Бу берләшмә сүз иреге һәм хатын-кызларның хокуклары өчен көрәшә. 🔹Шрук Әл Айла - Ain Media бәйсез продюсерлык ширкәтен җитәкли. Аның ирен - ширкәткә нигез салучыларның берсен Газзә сызыгындагы хәрби хәрәкәтләрне яктырткан чагында үтерәләр. Шулай ук ул Газзәдән репортажлар алып бара. 🔹Куими де Леон - экология һәм кеше хокуклары турында яктыртучы Prensa Comunitaria мәгълүмат агентлыгына нигез салучыларның берсе. Әлеге басмада эшләве аркасында, аңа Гватемаланың копоратив һәм хөкүмәт көчләре тарафыннан даими янаулар килә башлый. 2017 елда Леон Ruda дигән феминист дигитал журналга нигез сала. Ул җенси һәм репродуктив хокукларга багышлана. 👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
إظهار الكل...
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш Матбугат иреге халыкара бүләген алды

Бүләкләрне тапшыру быел 21 ноябрьдә Нью-Йоркта узачак.

👍 9🔥 4 2🥰 1🤔 1
Мобилизациягә 2 ел. Русиядә иң күп үлемнәр — Башкортстан белән Татарстанда Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Сугышка үзе теләп киткәннәрнең үлеме ягыннан Башкортстан абсолют "рекорд" тота, ә Татарстан — икенче. Сәясәт белгече Руслан Айсин Башкортстан белән Татарстаннан үлемнәрнең аеруча күп булуын Мәскәүнең махсус сәясәте белән аңлата. — Мәскәү шул рәвешле асаба халыкларны бетерә, кешеләрне махсус кан-коешка батыра. Идел буе төбәкләренә аеруча зур "игътибар" бирелә. Мин моның максатчан сәясәт булуына инанам. Мобилизациягә эләгүчеләр язмышлары мөшкел. Ул упкынга эләктең икән, аннан инде чыгып булмый. Путинга 5 мең кеше үлдеме, 500 мең кеше үлдеме, мөһим түгел, аңа җиңү һәм һөҗүм генә мөһим, ул шуның белән генә яши. Хәзер алар акчаны күпләп түлиләр, ихтыяриларны җәлеп итәргә тырышалар. Бу механизм эшләми башласа, мобилизациянең яңа дулкынын да көтеп була, - ди Айсин. 👉Азатлык Радиосының мобилизациягәгә ике ел тулу уңаеннан зур мәкаләсен безнең сайтта укыгыз. Эксперптлар анализыннан тыш, анда күп төрле инфографика да бар. 👉Төп сайтта. 👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
إظهار الكل...
Мобилизациягә 2 ел. Русиядә иң күп үлемнәр — Башкортстан белән Татарстанда

Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап — беренче, Татарстан дүртенче урында бара. Сугышка үзе теләп киткәннәрнең үлеме ягыннан Башкортстан абсолют "рекорд" тота, ә Татарстан — икенче. Азатлык Радиосы үлемнәр статистикасын өйрәнде һәм белгечләр белән сөйләште.

👍 3😱 2🤬 2😭 1
❗️Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Дәүләт шурасы рәисе итеп сайланды. Мөхәммәтшин Татарстан парламентын 30 елдан артык җитәкли, аңа быел 77 яшь тулды. Узган ел рәислектән китү ихтималы турында белдергән иде, әмма соңрак "намусым һәм тәрбиям кушмый" дип китмәячәген әйтте.
إظهار الكل...
💩 12🤮 4🔥 2🤡 2
اختر خطة مختلفة

تسمح خطتك الحالية بتحليلات لما لا يزيد عن 5 قنوات. للحصول على المزيد، يُرجى اختيار خطة مختلفة.