cookie

We use cookies to improve your browsing experience. By clicking «Accept all», you agree to the use of cookies.

avatar

Акчарлак газетасы

Татар сәнгатен, авыл тормышын яктыртабыз🗞 Иң күп укыла торган газеталарның берсе😉 Зарлы телефон рубрикасы өчен сорауларыгызны @AkcharlakBot юллагыз. Язылу индексы – П2497/П3304

Show more
Advertising posts
2 149
Subscribers
-124 hours
+87 days
+430 days

Data loading in progress...

Subscriber growth rate

Data loading in progress...

“Хезмәт юлымны банктан башлаган идем, анда 12 ел эшләдем. Соңгы эш урынымда җиде ел директор вазыйфасын башкардым. Аннан үз эшемне ачып карарга булдым. Дүрт ел күрше авылда кибет тоттым. Конкуренция дә күп, үземә генә ике эшне алып барырга авыррак та булды, җитмәсә ковид эләктереп, нык чирләп киттем, шунлыктан ике ел элек кибетне яптым. Аннары сатуга камыр ризыклары пешерә башладым. Арчада кондитер цехы ачтылар да, шунда эшкә кердем. Өлкән кондитер булып эшлим, 30 торттан башлаган идек, хәзер көнгә ике кондитерга 400 торт ясыйбыз. Ике көн эшләп, ике көн ял итәм. Ял көнендә заказга кош телләре, бәлешләр пешерәм..” Кош теле ясаучы Гөлназ Минһаҗева белән тулы язманы "Акчарлак"ның кичә чыккан яңа 37 саныннан укыгыз!🍰
Show all...
👍 3
Photo unavailableShow in Telegram
Австралиядә яшәүче, 55 яшьлек татар җырчысы Зөлфия Камалова вафат булган. Сәбәбе - яман шеш авыруы. Зөлфия Камалова татар җырларын үзенчәлекле итеп, үзенә генә хас булган стильдә башкара иде. Ул татар альтернатив музыкасының башында торучыларның берсе булды.
Show all...
"Зарлы телефон" шалтыратулар кабул итә! Безгә шалтыратып теләк-тәкъдимнәрегезне җиткерергә, фикерләрегез белән уртаклашырга, төрле өлкәдән киңәш сорарга була. Бүген сезне Альбина Гайнуллина тыңлый. Безнең телефон: 8(843) 562-11-56. "Зарлы телефон" һәр пәнҗешәмбе сәгать 10:00 – 12:00 кадәр эшли.
Show all...
Photo unavailableShow in Telegram
Түбән Өскебаш авылында яшәүче пенсионер Ильяс Вәлиев: “Урыны­-урыны белән тота инде ул телефон. Тауга, баскычка менсәң, бераз сөйләшерлек була. Басуда тота. Күпләр дамбага чыга. Өйдә кабельле интернет. Авылга элемтә кирәк, әмма җитәкчеләрнең бу юнәлештә эшләгән эшләре белән кызыксынганым юк. Нәрсәдер эшлиләр бугай. Без, өлкәннәр, булганына шат. Нинди шартларда гына яшәмәдек, бирешмәдек. Яшьләр өчен кирәк инде ул элемтә, авыл өчен кирәк.” Кукмара районы Түбән Өскебаш авылы халкы элемтә юклыктан тилмерә. Аларда кәрәзле телефоннар тотмый, шуңа авылга мобиль операторы “вышкасын” куюны сорыйлар. Бу турыда “Акчарлак”ның бүген чыккан 37 саныннан укыгыз!
Show all...
👍 3
Photo unavailableShow in Telegram
Сәйдә МӨХӘММӘТҖАНОВА: “Чит төбәккә конкурска беренче тапкыр үзем генә чыгып киттем. Конкурстан үтмәсәм, әти-әнигә җиңелүемне күрсәтәсем килмәде. Оештыручылар җанатарлар булырга тиеш дигәч, әти университетта бергә укыган дусларын тапты. Миңа көч биреп торырга 14 кеше килде. Барыбер каушадым инде. “Гөлҗамал”ны күпкә яхшырак җырлый алам. Юлда ару, өч кенә сәгать йоклау – барысы да тәэсир иткәндер.” Үзбәкстанда “Аваз” (“Голос”) проектында татар җырын яңгыратып кайткан яшь җырчыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән әңгәмәне "Акчарлак"ның иртәгә чыгачак 37 саныннан укыгыз. 🎤
Show all...
👍 2 1👏 1
Photo unavailableShow in Telegram
ДИЛБӘР ФӘИЗГӘ ТӘКЪДИМ ЯСАГАННАР УКЫГЫЗ: https://vk.com/wall-170103807_43322
Show all...
6
Рузилә Сафина белән "Акчарлак"ның яңа 36 саны турында сөйләшеп алдык🌿 Тулырак: https://vk.com/wall-170103807_43311
Show all...
АКЧАРЛАК газетасы. Запись со стены.

Рузилә Сафина белән "Акчарлак"ның яңа 36 саны турында сөйләшеп алдык🌿 Укыдыгызмы?🗞️ Смотрите полностью ВКонтакте.

👍 1
"КӨНЧЕЛЕГЕ БЕЛӘН ҖАННЫ АШЫЙ" Ирем нык көнләшә башлады. Бу чире мин яңа эшкә күчкәч башланды. Һәр адымымны контрольдә тота. Кайда булуым белән гел кызыксынып тора. Озак җа- вап язмый торсам, тавыш куптара. Дус кызларыма кунакка барырга да ярамый, “алар юньле түгел, әшәкелеккә өйрәтеп яталар”, дип әллә ниләр уйлап чыгара. Матур киенсәм, бизәнсәм, яңа әйбер алсам да, “кем өчен матурланасың?” дип җанны ашый. Яшь аермабыз да шактый. Мин аннан 8 яшькә кечерәк. "Аерыл” дип киңәш бирүчеләр бар. Ә бит аны әйтергә генә җиңел. Картайган көнеңдә кая китәсең?! Фатир “снимать” итәсеңме? Балаларга барып торыргамы? Билгесезлек көтә бит алда. Яшь чакта китәсе калган да бит... Ул чакта да сәбәпләре булган инде аның: балалар яшь, кеше нәрсә әйтер, дип яшисең. Балалар белән кайнашып, ничектер авырлыклар да күренмәгән. Ә хәзер икәү генә калдык. Бөтен игътибар миңа. Олыгая барган саен акыл ягы бер якка авыша башлый ахры ирләрнең. Теләп кияүгә чыктым. Бер дә болай булыр кебек түгел иде. Инде шушы яшькә җиткәч, тыныч кына яшисе килә бит. Юк инде. Үз башына төшмәгән кеше көнчелек чиренең нәрсә икәнен аңламый... Сәрия Ибраһимова, Әлмәт. "ЯЗМЫШЛАР ЧАТЫНДА" ГАЗЕТАСЫННАН АЛЫНДЫ.
Show all...
👍 4
Photo unavailableShow in Telegram
"АЗАТНЫ КЫЗЛАР БЕЛӘН ТОТКАНЫМ ЮК..." Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина белән әңгәмәдән өзек. – Гөлсирин, Азатны “матурым” дип әйтергә син өйрәткән булгансың. Биш ел эчендә яңа сүзләргә өйрәнә алдымы? – Булганы да бетте инде аның. Азат: – Йөргән вакытта, дуслар белән шашлыкка бардык. Алар бер­-берсенә “куяным”, “песием” дип, нинди генә матур сүзләр белән эндәшми. Шунда Гөлсирин: “Менә ничек матур сөйләшәләр, син бер дә әйтмисең”, – дигән иде. Иң ахырдан, “уси­-пуси” килеп торган дуслар, бер­-берсенә ямьсез сүзләр әйтеп, талашып бетте. Гөлсирин: – Шул вакытта әйткән сүземне хәтерлисеңме? “Матур сүзләр әйтмәсәң, әйтмә, әмма ямьсезләрен дә ишетәсем килми”, – дидем. Аннан тәкъдим ясагач та: “Миннән көлеп, артымда кызлар белән язышып йөрсәң, симпатия күрсәтсәң, минем өчен ул да хыянәткә тиң булачак, дип кисәттем. Бүгенге көнгә кадәр кызлар белән тотканым юк, Аллага шөкер. ЯЗМА "АКЧАРЛАК"НЫҢ 4 СЕНТЯБРЬДӘ ЧЫККАН 35 САНЫННАН АЛЫНДЫ. Автор – Нәзилә ХУҖИНА.
Show all...
👍 1
УМАРТАЧЫ РИШАТ ШӘМСЕТДИНОВ: "ДӘҮЛӘТКӘ АШЛЫК, ИГЕН МӨҺИМРӘК" Май аенда Алексеевск районы Әшнәк авылында яшәүче 56 яшь­лек умартачы Ришат Шәмсетдинов белән танышкан идек. Аның белән күбрәк әлеге өлкәдәге проблемалар, кыенлыклар турында сөйләштек. – Халыкта бал куллану культурасы формалашып бетмәгән әле. Күбрәк өлкәннәр ашый. Кемнәрдер бәясен кыйбатсынган була. Кибеттән килосы 700-800 сум торган кәнфит алып чәй эчәргә күнеккән алар. Бар инде, бар яшьләр арасында да бал яратучылар, юк димим. Килеп алып китәләр, – дип башлады сүзне Ришат абый. – Соңгы биш-алты елда кырларга көнбагыш чәчә башладылар. Менә аның балын бик өнәп бетермиләр, күп сатылмый. Нишләптер кешенең күз алдына көнбагыш мае килә. Шуңа аны оптом җибәрәм. Бәясе 1200 сумнан йөри. Ә болай 3 литры 1500 сумга китә. Бер елны 1700гә саттым. Кыйммәт түгел ул, нормаль бәя. Умартачылар тизрәк урнаштырып бетерәм дип, бәяне төшереп, бер-берсенең эшенә аяк чала... ЯЗМАНЫ ТУЛЫСЫНЧА "АКЧАРЛАК"НЫҢ КИЧӘ ЧЫККАН ЯҢА 36 САНЫННАН УКЫГЫЗ. Автор – Нәзилә ХУҖИНА.
Show all...
Choose a Different Plan

Your current plan allows analytics for only 5 channels. To get more, please choose a different plan.