cookie

We use cookies to improve your browsing experience. By clicking «Accept all», you agree to the use of cookies.

avatar

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

🥧Татар һәм рус телендәге рецептлар 📌файдалы киңәшләр Реклама (сотрудничество) - @elvira_admin Отзывы: https://t.me/kirakle_torkem_otzivi

Show more
Advertising posts
24 871
Subscribers
-824 hours
-587 days
-18930 days

Data loading in progress...

Subscriber growth rate

Data loading in progress...

Photo unavailableShow in Telegram
Тэмле, хуш исле зефир ! Сироп очен 280 гр шикэр комы, 100 гр су , 150 гр жимеш пюресы , 10 гр яхшы агар . Барсын бергэ яхшылап болгатып , кайнап чыккач 4-5 минут болгата болгата кайнатабыз. Миксерга шул ук вакытта 70 гр йомырка агы , 70 гр шикэр комы, чеметем лимон кислотасы салып , куерганчы болгатабыз хэм акрын гына сиропны агызабыз .2 минут тирэсе болгаткач , капчыкка салып зефирларны утыртабыз . Бу рецепт белэн зефир ныклы була . ©Рамзиля Хазиева
Show all...
👍 19 7🔥 2
Photo unavailableShow in Telegram
САРЫМСАК КЫСТЫРЫЛГАН ПОМИДОР Өч литрлы банкага исәпләнгән, мин бер литрлыларга ябам. Кирәк була (3 литрлы банкага): банка төбенә бер уртача зонтик укроп, 3-4 данә канәфер (гвоздика), 10 данә кара борыч, 6 данә хуш исле борыч (душистый перец горошком), 3-4 данә карлыган һәм чия яфрагы, сыйганча ваграк помидорлар. Помидорларны алдан әзерләп куябыз: сабакка ябышып тора торган жирен пычак очы белән тишеп, эченә сарымсак пластинасы кертәбез. Банкаларны тутырып бетергәч өстенә кайнап торган су коябыз. 10-15 минут тоткач, банкадагы суны кире кастрюлгә бушатабыз. Шул суга 200 граммлы стакан белән шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз салып кайнатып чыгарабыз. Кайнап торган тозлыкны банкаларга салабыз, бер рюмка (6-7 аш кашыгы чамасы) уксус өстәп, тимер капкач белән ябып куябыз. Юрганга төреп акрынлап кына суытабыз. Мин, күбрәк керсен дип, помидорларны икегә бүлеп тутырдым, уңышны әрәм итеп булмый, тизрәк эшкәртеп бетерәсе килә😅. Р.с. Банкаларны эш башлар алдыннан әйбәтләп юып стерильләштерәм. ©Зөһрә Гарифуллина
Show all...
👍 24 2🔥 1
Photo unavailableShow in Telegram
Мин – гаиләдә өлкән бала, бертуган сеңлем белән энем бар. Шулай килеп чыкты ки, сеңлем белән энемә һәрвакыт игътибар күп булды. Сеңлем – бердәнбер кыз, ә энем төпчек бала булгангадыр бәлки... Әмма моңа артык исем китмәде, ияләндем. Хәтта өйләнгәч тә, әти-әни мине, хатынны һәм балаларны якын күрмәде. Ә менә хатынның әниләре, киресенчә, безгә бик ярдәм итте. Моның өчен мин аларга бик рәхмәтле. Берничә ел элек дәү әти үлеп китте. Дәү әти өен өч оныгына яздырган иде. Ләкин әти белән әни өйне сатты да, акчаны икегә – сеңлем белән энемә бүлеп бирде. Имеш, аларга күбрәк кирәк. Шулай итеп, миңа эләкмәде.  Берзаман әти дә китеп барды, әни ялгыз калды. Язмыш бер сынаса сыный бит ул. Урамда машина бәрдереп, әни хастаханәгә эләкте. Аны сакларга сеңлем бармады, янәсе эшеннән китә алмый. Ә энемнең хатыны: “Беркем артыннан да карарга җыенмыйм”, – дигән. Шулай итеп, хатыным эштән отпуск алып әнине саклады. Минем хатын – бик акыллы ул, күңелендә булган бөтен үпкәләрен онытырга тырышты.  Әнине хастаханәдән чыгаргач, аны үзебезнең фатирга алып кайттык. Аңа тулысынча тернәкләнергә кирәк иде. Кечкенә генә фатирыбызда әнигә дә урын таптык. Тәмле итеп ашаттык, эчерттек. Беркөнне әни безне чакырып алды. Карасам, күзендә мөлдерәмә яшь. Башта ни булган икән, дип куркып киттем. Әнине мондый хәлдә күргәнем юк иде. Ул хатасын танып, бездән гафу үтенде. Үкси-үкси елады. Кемнең кем булуын аңлады ул.  ©shahrikazan. ru
Show all...
👍 86 16🙏 12
Photo unavailableShow in Telegram
Яшәү язсын иде бергә-бергә, Һәрбер туган таңга сөенеп. Таянырдай арка терәгеңә, Дуслар, туганнарга сөелеп. Иртәләрнең телим хәерлесен, Һәр танышка, олы, кечегә. Шатлыклардан башы әйләнгәнгә, Кайгы-хәсрәт күргән кешегә. Иртәләрнең телим хәерлесен Озын төннәр эштә булганга, Үзе белгән, үтмәс чиргә тарган, Өметсезлек белән сулганга. Иртәләрнең телим хәерлесен Һәр кешегә чып-чын йорәктән. Кайнар нокталарда йөрүчегә, Кирәктәнме? Бәлки кирәктән? Тик хәерле генә булсын иртә, Кабынмасын сугыш ялкыны. Булганының ачы хәсрәтен дә Баса алмый җирнең салкыны. Иртәләрнең телим хәерлесен, Яхшы уйлар тусын башларда. Яңгырасын шат авазлар җирдә, Борчу-хәсрәтләрне басарга... Нәзифә Галиуллина
Show all...
👍 37 15🙏 10👏 3
Photo unavailableShow in Telegram
КЫЗЫЛ ЭРЕМЧЕК (корт) рецепты Моның өчен 1 килограмм эремчек, 1 литр сөт, Казанга сөт, эремчек салып, көчле утка плитәгә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 5-6 сәгат болгатып кайнатабыз. Эремчек кызаргач 30 гр. акмай,тәменчә шикәр комы өстибез, 5 минут кайнатабызда сундерэбез. Эремчек әзер,бик тә тәмле була. ©https://vk. com/wall-99651353_13211
Show all...
👍 42 6🥰 2
00:18
Video unavailableShow in Telegram
🔥Сәяхәт итәргә яратучылар өчен, игътибар! Көз җитте дип күңелсезләнеп ятмыйбыз, сәяхәтләр вакыты дәвам итә һәм сезгә әйбәт турларны үзендә туплаган ТОП ТУРЫ дип аталган сәяхәтләр каналын тәкъдим итәсем килә😍 Канал авторы - Галина, кызыклы һәм бәя ягыннан отышлы тур җыелмалары белән уртаклаша. Туристлар өчен мөһим информацияләр сөйли. Шулай ук дөньяның төрле почмакларындагы матурлыкларны һәм истәлекле урыннарны күрсәтә. ❤️Әгәр сезгә проблемаларсыз ял(отпуск) кирәк икән, 💚Әгәр сез ял итәргә иң яхшы отельга барырга телисез икән 💛Әгәр сезгә ышанычлы турагент һәм сәяхәтегезнең барлык этапларын контрольдә тота алырлык кеше кирәк икән, ТОП ТУРЫ каналына язылып куегыз ✈ ️ 🌎Бөтен Россия буенча эшлиләр. Дөньяның теләсә кайсы ноктасына җибәрә алалар.
Show all...
2229064d7b12e530cceee8cddcde217d.mp44.80 MB
👍 13 4🤩 3🔥 2
Photo unavailableShow in Telegram
💥Гөлҗимеш чәе С витаминына бай, шуңа да ул авитаминоздан файдалы, кан басымын көйли, йөрәккә уңай тәэсир итә, матдәләр алмашын яхшырта. ✅Гөлҗимештә органик кислоталар, витаминнар, кальций, марганец, каротин һәм дуплау матдәләре бар. ✅Гөлҗимеш чәен ашарга ярты сәгать кала эчү файдалы санала. ✅Тәмле чәй кайнату рецепты: бер уч гөлҗимеш һәм 3 см лы имбир тамыры өстенә 300 мл кайнар су салабыз. 15-20 минут төнәткәч, бал кушып эчәбез. Бу чәйне кайнатуга ук эчәргә кирәк. ©Йорт.Бакча
Show all...
18👍 14🙏 4
Photo unavailableShow in Telegram
Әбиләр чуагы. Үрмәкүчләр үлән өсләрендә Төн чыкканчы үргән челтәрләр. Димәк тиздән сөендерер безне, Тагын җылы "җәйге" иртәләр. Каен өсләрендә берәм-сәрәм Сары яфрак җилдә тибрәлә, Алтын көзләр инде ерак түгел, Йөри алар якын-тирәдә. Табигатьнең бар үз көндәлеге, Җитеп килә әбиләр чуагы. Пәрәвезнен нечкә генә кылы Сузылып коча балан куагын. Көзге иртә, ул үзенчә матур, Чыклы үлән буйлап исә җил. Көзләрдә дә җәйләр кабатлана Хисләремдә бүген үсә гөл. Гөлфия Гизатова
Show all...
👍 50 10👏 1
Photo unavailableShow in Telegram
Май күмәче Рецепт - 300 мл җылы сөт -1 чәй калагы чүпрә(коры,Саф-момент) -1 чәй калагы шикәр комы -1 чәй калагы тоз - 2 аш калагы майонез - Он -1-2 аш кашыгы сыек май Эш барышы. Чүпрәбезне әчетеп алабыз. Сөтебезне җылытабыз. Камырыбызны басабыз. Камырны бер - ике аш кашыгы сыек май салып басып бетерәбез. Өстен каплап җылы урынга кабартырга куябыз. Камырыбызны ике кисәккә бүләбез. Бик калын итми генә җәеп, кисеп(стакан белән) чыгабыз. Өстен каплап ярты сәгать чамасы кабартып алабыз. Кызган майда пешереп алабыз. Тәмле булсын! ©Гөлчәчәк Фәтхулова
Show all...
👍 47 8👏 4
Гөлләр яратучылар, бакчачылар барлык-барлык киңәшләрне шушы татар телендә алып барыла торган Бакчачылар һәм гөлләр яратучылар төркеменнән табарсыз. КУШЫЛЫГЫЗ ⬇️⬇️⬇️ https://t.me/bakcha1
Show all...
👍 8🔥 3 2
Choose a Different Plan

Your current plan allows analytics for only 5 channels. To get more, please choose a different plan.